ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Программаның максаты – гражданнарның экологик иминлеге дәрәҗәсен күтәрү, Татарстан Республикасы табигый ресурсларын саклау һәм рациональ куллану.
2014 елның 5 февралендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Махсус икътисадый зоналар һәм төбәк үсеше проектлары департаменты директоры Андрей Соколов катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук республиканың тармак министрлыклары һәм Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының эре предприятиеләре вәкилләре катнашты. Кластерның инфраструктура ягыннан чикләнүләре турындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
Кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге алып баручы эшкуарлар игътибарына. 2014 елга расланган планга ярашлы рәвештә Министрлык тикшерүләр башлап җибәрде. Игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез, тикшерүләрне үткәрү «Дәүләт контроле һәм муниципаль контроль уздырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон белән регламентланган.

Дәүләт-шәхси партнерлыгы (ДШП) проектларын тормышка ашыруның иң яхшы үрнәкләрен тарату максатында 2014 елның 11-14 март көннәрендә ДШП Үсеше үзәге Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән Яңалыклар РМАның Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә (Мәскәү шәһ.) инфраструктура һәм дәүләт шәхси партнерлык үсеше өлкәсендә чара - ДШП 2014 Россия атналыгы уздыруны планлаштыра. «ДШП атналыгы» программасы кысаларында төрле юнәлештәге эшлекле чаралар үтәчәк: «ДШП идеологиясе» Халыкара үсеш саммиты; «ДШП зур шәһәрдә» Шәһәр үсеше форумы; «ДШП оборона һәм җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын саклау өлкәсендә» Милли конгрессы.
Министрлыкка караган Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстанның экспорт юнәлешле предприятиеләрен «Предприятиедә тышкы икътисадый эшчәнлекне (гомуми идарә аспектлары) оештыру» темасы буенча 2014 елның 7 февралендә үтәчәк бушлай белем бирү семинарына чакыра. Әлеге семинарга эксперт сыйфатында Тышкы икътисадый технологияләр үзәге җитәкчесе, тышкы сәүдә операцияләре буенча белгеч, юриспруденция магистры Евгения Векличева (Екатеринбург шәһ.) чакырылган. Эшкуарларга әлеге семинарда бушлай катнаша алу кебек уникаль мөмкинлек бирелә.

5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 5 февралендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе бинасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Икътисад һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының «Предприятиеләрнең инновацияле үсеше – республика икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген үстерү нигезе» темасы буенча уртак йомгаклау коллегиясе утырышы уздырылды. Чара on-line режимда Интернет челтәре аша www.prav.tatarstan.ru Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталыннан трансляцияләнде. Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның доклады һәм презентация белән «Министр, министр урынбасарлары рәсми чыгышлары» бүлегендә танышырга була.

«Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеше стратегиясе» проектын эшләү кысаларында «Леонтьев үзәге» СИТМҮ АКБО генераль директоры, и.ф.д., профессор Леонид Лимонов җитәкчелегендә «Инновацияле икътисад үсеше өчен Татарстан Республикасында кеше капиталы тупланышы шартларын билгеләү һәм анализлау» юнәлеше һәм «Бәйсез социаль сәясәт институты» АКБО директоры, «Югары икътисад мәктәбе» МТУ ординар профессоры, и.ф.д. Лилия Овчарова җитәкчелегендә «Татарстан Республикасында мәшгульлек һәм социаль яклау (социаль тәэминатны да кертеп) сәясәте проблемалары һәм перспективалары» юнәлеше буенча эксперт төркемнәре эше башланды.
Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы» (Внешэкономбанк) Дәүләт корпорациясе Россиянең социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен премия («Үсеш премиясе») тапшыру буенча ел саен конкурс оештыра. «Үсеш премиясе» – 2012 елда Тышкы икътисадый банк тарафыннан гамәлгә куелып, ел саен уздырыла торган милли премия. Ул Россиядә җәлеп итүчән һәм уңай инвестицион климат булдыру һәм инвестицияле эшчәнлекне стимуллаштыру максатында оештырыла. Конкурста Россиянең юридик затлары катнаша ала. Шулай ук конкурска Тышкы икътисадый банк финанслаган проектлар белән беррәттән, бәйге таләпләренә җавап биргән башка проектлар да кабул ителә.

4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
«2013 ел өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшчәнлеге йомгаклары» җыентыгы басылды. Җыентыкны сылтама буенча табарга була.

3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 5 февралендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Предприятиеләрнең инновацияле үсеше – республика икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген үстерү нигезе» темасы буенча уртак йомгаклау коллегиясе утырышы уздырыла. Утырыш түбәндәге адрес буенча урнашкан Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең актлар залында үткәреләчәк: Универсиада Авылы, 35.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International