Норматив хокукый актлар проектларын бәяләүдә катнашыгыз

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына түбәндәге ике норматив хокукый акт проектына карата җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать итте: «Этил спирты, алкоголь һәм спирт кергән продукцияне җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайлау турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында» Федераль законга алкоголь продукциясен ваклап сатуны җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ветеринария документларын тутыру һәм бирү буенча эшне оештыру кагыйдәләрен һәм Ветеринария документларын электрон рәвештә тутыру тәртибен раслау турында» боерык проекты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International