Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формалары үсешенә ярдәм итү фондына 20 ел

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
2014 елның 3 февралендә фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формалары үсешенә ярдәм итү фондына 20 ел була. 1994 елда оештырылган Фонд фәнни-техник өлкәдә кече инновацион предприятиеләргә ярдәм күрсәтә торган беренче дәүләт үсеш институты булды. Фонд кече инновацион компанияләргә төрле үсеш стадияләрендә ярдәм күрсәтүдә һәм инновацияле инфраструктура объектларын төзүдә шактый зур тәҗрибәгә ия, Россия Федерациясе территориясендә аның 64 төбәк вәкиллеге эшләп килә. Фонд тарафыннан уздырыла торган төбәкләр рейтингында Татарстан Республикасы соңгы биш ел эчендә ел саен Россия Федерациясенең иң яхшы биш төбәге арасына керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International