Җайга салып тәэсир итүне бәяләү механизмы буенча закон проекты каралды

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
2014 нче елның 29 нчы гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Җайга салып тәэсир итүне бәяләү механизмы буенча закон проекты каралды.

2010 нчы елдан РФ Хөкүмәте тарафыннан федераль дәрәҗәдә җайга салып тәэсир итүне бәяләү (механизм оценки регулирующего воздействия - ОРВ) механизмы кертелгән. Әлеге механизм дөнья тәҗрибәсендә 1974 нче елдан кулланыла. Хәзер әлеге механизм дөньяда якынча 50 илдә, шул исәптән, БДБ илләрендә кулланыла.
ОРВ механизмы бизнес өчен административ киртәләрне киметүгә, закон актларын кабул итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм, тулаем алганда, инвестицион җәлеп итүчәнлекне яхшыртуга юнәлдерелгән.
Федераль дәрәҗәдәге башкарма хкакимият органнары өчен, механизм быел 1 нче гыйнвардан мәҗбүри тәртиптә кертелгән. РФ субъектлары өчен мәҗбүри тәртиптә 2014 нче елдан кертелә, җирле үзидарә органнары – шәһәр округлары - өчен әлеге механизм 2015 нче елдан кертелә, калган җирле үзидарә органнары өчен – 2016 нчы елдан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International