Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад советының АСК нәтиҗәлелеген арттыру буенча утырышын уздырды
2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Соңгы биш елда Татарстан Республикасында авылга бюджет ярдәме 100 млрд. сумнан артып киткән, шул исәптән федераль һәм республика акчалары исәбенә дә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад советы утырышында хәбәр итте. Утырыш темасы агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген арттыруга багышланды. Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, банк структуралары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вәкилләре, шулай ук АСК предприятиеләре топ-менеджменты катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 8 ел эчендә 9 меңнән артык авылдагы гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидияләр алган, бу программа республикада яхшы эшләп киткән.
Татарстан бюджеты ягыннан ярдәмгә килгәндә исә, бүген авылларда фельдшерлык-акушерлык пунктларын (ФАПлар) төзү, каты өслекле юллар салу, «Чиста су», гомуми белем мәктәпләренә капиталь ремонт, авылларда урамнарны яктырту программалары һәм башкалар гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов «Лизинг-Грант» программасын аерым билгеләп үтте, аның кысаларындада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтелә.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, 2006 елдан 2013 елга кадәр шәхси хуҗалыклар да үсешләренә 28,3 млрд. сумга якын 122 мең кредит алган, үткән ел мондый кредитлар саны 22 мең булган. Фермерларга һәм шәхси хуҗалык тотучыларга ярдәм дә вакытында күрсәтелгән.
Тулаем АСК предприятиеләренең, һава торышын -климатик шартларны һәм мондый бизнес алып баруның түбән нәтиҗәләргә китерүен исәпкә алып, авыр хәлдә булуларын да билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, үткән ел терлекләрнең баш саны кимегән, соңгы биш елда бу сан 6,7% тәшкил иткән.
«Авыл хуҗалыгы формированиеләренең финанс тотрыклылыгы бик зәгыйфь, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Зыян гына китерә торган бизнесларны оптимальләштерергә кирәк. Бу идарә системасына да, техник җиһазлауга да бәйле. Безгә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс тотрыклылыгын торгызу мөһим».
Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, республикада авыл хуҗалыгы паркын яңарту һәм модернизация темпларын арттыру программасы старт алды. Программа өч елга исәпләнә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сатып алган техника хакының 40%ын кире кайтаруны күз алдында тота. Программаның еллык бюджеты 2 млрд. сум булачак.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, сыекландырылган табигый газны куллану турындагы яңа тәкъдимнәр шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ягулыкның кыйммәтен киметүгә ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты аерым рәвештә авылдагы кадрлар проблемасына тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, агрономнар, ветеринария табиблары, башка белгечләр җитешми авылга. «Җитәрлек дәрәҗәдәге хезмәт хакы түләмичә, авылны югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү катлаулы булачак», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген тулаем белгечләргә белем бирү сыйфатын арттырырга, профильле югары уку йортларына максатчан студентлар җыюны тәэмин итәргә, аларның авылда калуы буенча чаралар күрергә кирәк.
ВТО шартларында эшләү күрсәткәнчә, без көнбатыш чит ил җитештерүчеләре белән конкурениядә булырга бик үк әзер түгел, диде аннары Татарстан Республикасы Президенты, аерым алганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм күрсәтү рәвешләрендә һәм алымнарында аерма бар, дип билгеләп үтте.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул шул исәптән хәбәр иткәнчә, 2013 ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе якынча 160,6 млрд. сум (2012 елда - 150,1, 2011 елда – 150,4 млрд. сум тәшкил итә). Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең акчалата табышы – 62,5 млрд. сум (2012 елда – 59,9 млрд. сум, 2011 елда – 53,4 млрд. сум).
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең рейтингы турында да хәбәр итте. Предприятиеләр үзләрендәге хезмәт хакы дәрәҗәсе, 1 гектар сөрүлеккә акчалата табыш, рентабельлек, кредит чыгымнары күрсәткечләре буенча бәяләнгән.
Республикада авыл хуҗалыгы тармагы икътисады проблемалы булып кала бирә, дип саный Марат Әхмәтов, бюджет ярдәменнән башка тармак үсә алмаячак.
Авылда уртача хезмәт хакына килгәндә исә, үткән ел Татарстанда уртача хезмәт хакы 26,4 мең сум булса, авылда ул күрсәткеч 13 мең сум тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад советы утырышында шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә чыгыш ясадылар – алар АСК нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр әйттеләр.
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан җитештерүчеләре Минскта ритейл көннәрендә катнаша ала
Икенче июньдә Минскта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен Белоруссия һәм Рәсәйнең иң эре ритейлерлары белән B2B-сессия узачак. Сөйләшүләр һәм продукцияне тәкъдир итү ритейл көннәре кысаларында узачак, чараны КУЭ Корпорациясе оештыра.
15
май, 2026 ел
Татарстанда уникаль товарларны яклау һәм төбәк брендларын үстерү турында сөйләячәкләр
Егерменче майда “Уникаль осталык Үзәге” Конференц-залында "Рәсәйнең төбәк брендлары - үсешнең яңа нокталары” укыту семинары узачак, анда катнашучылар эксклюзив продукциягә хокукны ничек якларга һәм локаль брендны ничек үстерергә икәнлеге турында беләчәкләр.
Татарстанда ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән документларны килештерү сроклары 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскартылды
Татарстанда Бердәм килештерүләр Кабинеты эшләтеп җибәрелгәннән бирле платформага 43 ресурс белән тәэмин итүче оешма (РСО) кушылды, шул исәптән “Сетевая компания”, “Водоканал” һәм “Газпром трансгаз Казань” базарының эре вәкилләрен дә кертеп. Шуның аркасында РСОдан җаваплар бирү вакыты 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскарды, бу инвестпроектларны гамәлгә ашыруны тизләтә.
Партнерлык финанславы аша инвестицияләрнең потенциаль күләме триллион сумга җитәргә мөмкин
“БДБда ислам финанслары - потенциаллар һәм чакырулар” партнерлык финанслау һәм инвестицияләр буенча AAOIFI 2 нче Халыкара конференциясендә Рәсәй Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Аксаков Рәсәйдә ислам финанслары базарының җитди потенциалын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз