«Елабугагаз» ЭПУ хезмәт коллективы белән очрашу

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
2014 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖнең «Елабугагаз» ЭПУ хезмәт коллективы киңәшмәсендә булды. Киңәшмәдә 250дән артык кеше катнашты. Марат Шәрифуллин катнашучыларны 2013 елда Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары белән таныштырды һәм бирелгән сорауларга җавап бирде. Шулай ук Марат Шәрифуллин Алабуга муниципаль районына эш сәфәре вакытында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәктә булды. Анда ул «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү проектын гамәлгә ашыру барышы белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International