Министрлык тарафыннан кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче эшкуарлар эшчәнлеген план буенча тикшерүләр башланды
2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге алып баручы эшкуарлар игътибарына. 2014 елга расланган планга ярашлы рәвештә Министрлык тикшерүләр башлап җибәрде. Игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез, тикшерүләрне үткәрү «Дәүләт контроле һәм муниципаль контроль уздырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон белән регламентланган.