Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
2014 елның 5 февралендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе бинасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Икътисад һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының «Предприятиеләрнең инновацияле үсеше – республика икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген үстерү нигезе» темасы буенча уртак йомгаклау коллегиясе утырышы уздырылды. Чара on-line режимда Интернет челтәре аша www.prav.tatarstan.ru Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталыннан трансляцияләнде. Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның доклады һәм презентация белән «Министр, министр урынбасарлары рәсми чыгышлары» бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International