11-13 март көннәрендә Мәскәүдә ДШП 2014 Россия атналыгы уза

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Дәүләт-шәхси партнерлыгы (ДШП) проектларын тормышка ашыруның иң яхшы үрнәкләрен тарату максатында 2014 елның 11-14 март көннәрендә ДШП Үсеше үзәге Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән Яңалыклар РМАның Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә (Мәскәү шәһ.) инфраструктура һәм дәүләт шәхси партнерлык үсеше өлкәсендә чара - ДШП 2014 Россия атналыгы уздыруны планлаштыра. «ДШП атналыгы» программасы кысаларында төрле юнәлештәге эшлекле чаралар үтәчәк: «ДШП идеологиясе» Халыкара үсеш саммиты; «ДШП зур шәһәрдә» Шәһәр үсеше форумы; «ДШП оборона һәм җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын саклау өлкәсендә» Милли конгрессы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International