Тышкы икътисадый банк «Үсеш премиясе» конкурсында катнашу өчен гаризалар тапшыру вакытын 2014 елның 14 февраленә кадәр озынайтты

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы» (Внешэкономбанк) Дәүләт корпорациясе Россиянең социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен премия («Үсеш премиясе») тапшыру буенча ел саен конкурс оештыра. «Үсеш премиясе» – 2012 елда Тышкы икътисадый банк тарафыннан гамәлгә куелып, ел саен уздырыла торган милли премия. Ул Россиядә җәлеп итүчән һәм уңай инвестицион климат булдыру һәм инвестицияле эшчәнлекне стимуллаштыру максатында оештырыла. Конкурста Россиянең юридик затлары катнаша ала. Шулай ук конкурска Тышкы икътисадый банк финанслаган проектлар белән беррәттән, бәйге таләпләренә җавап биргән башка проектлар да кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International