ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2014 ел
шимбә
2014 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев IBS компаниясе вәкилләре белән очрашу уздырды. Очрашуда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында IBS компаниясенең социаль-икътисадый модельләштерү һәм фаразлау бүлеге директоры Марина Ходимчук Россия Федерациясе субъектын кадрлар белән тәэмин итүне фаразлау һәм аның белән идарә итү системасы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин «Алабуга су каналы» МУП коллективы белән очрашты. Очрашуда оешманың профсоюз органнары эшчәнлеге тикшерелде, коллективның эш перспективаларына кагылган сораулар күтәрелде.

7
февраль, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар – ярдәм алучыларның республика реестрын яңартты. 2014 ел башына Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар – ярдәм алучыларның республика реестрында муниципаль һәм республика дәрәҗәләрендә ярдәм ала торган 386 оешма турында мәгълүмат тупланган иде. Әлеге оешмалар 2010-2013 еллар дәвамында 472,8 млн сум күләмендә финанс ярдәме алган, шулардан 2013 елда башкарма хакимият органнары тарафыннан - 157,2 млн сумлык, җирле үзидарә органнары тарафыннан 8,5 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Татарстан Республикасы Федераль казначылык Идарәсе утырышлар залында федераль бюджет учреждениеләре вәкилләре өчен «Татарстан Республиксы дәүләт заказлары, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУП генераль директоры урынбасары Владимир Аксенов һәм юридик хезмәт башлыгы Алсу Гатауллина катнашында семинар оештырылды.
2014 елның 16 гыйнварында «Россия һәм дөнья: тотрыклы үсеш» Гайдар форумы кысаларында оештырылган «Татарстан глобаль дөньяда: киләчәкне төзегәндә» панель дискуссиясе видеоматериаллары басылды. Әлеге Форум Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия авыл хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тарафыннан Е.Т.Гайдар исемендәге Икътисадый сәясәт институты белән берлектә оештырыла. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы панель дискуссиясе Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләү кысаларында кызыксынган яклар белән сөйләшүләр аша әлеге концептуаль документны формалаштыру максатында уздырылды. Документта Татарстан Республикасының киләчәге глобаль көндәшлеккә сәләтле имин төбәк итеп күзаллана һәм алга куелганнарны үтәү буенча төп юнәлешләр билгеләнә.
Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләүчеләр проектны гамәлгә ашыруга багышланган сайт (http://tatarstan2030.ru) эшен оештырып җибәрделәр.
Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеше стратегиясе (Стратегия 2030) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча «Леонтьев үзәге» Халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге» ЯАҖ (AV Group инвестиция-консалтинг компаниясе, «Шәһәрне планлаштыру лабораториясе», Бәйсез социалогик тикшеренүләр үзәге, Бәйсез социаль сәясәт институты, Ernst & Young аудитор-консалтинг компаниясе, Номура тикшеренү институты катнашында) җитәкчелегендәге консорциум тарафыннан Татарстан Хөкүмәте белән берлектә эшләнә.
2014 елның 6 февралендә Казанда «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» ДАУ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Russian Startup Tour» төбәк стартап-туры чарасы узды.
Чара «Сколково» фонды, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, РВК, РОСНАНО (Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды) тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
Узган атнада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан ТР Лаеш муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары үсеше мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә оештырылды.
Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, министрлыкка караган Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашты.


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Тиздән Татарстанның һәрбер төбәгендә сәнәгать мәйданчыклары төзелергә тиеш. Беренче чиратта, бу районнарда уңай инвестицион климат булдыру өчен кирәк.

Бу турыда Икътисад министрлыгы белән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чарада Татарстан премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Коллегия рәсми рәвештә республика предприятиеләренең инновацион эшчәнлегенә багышланса да, Президентны республикада икътисади үсеш темплары акрынаю мәсьәләсе аеруча борчыды. Рөстәм Миңнеханов 2013 ел нәтиҗәләреннән канәгать булмавын белдерде һәм аларны «республика өчен лаеклы түгел» дип атады.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Тверь өлкәсенең сәнәгать һәм мәгълүмати технологияләр министры Евгений Вожакин җитәкчелегендә эш сәфәре белән килгән Тверь өлкәсе делегациясе белән очрашу узды. Очрашу барышында төбәкләрнең социаль-икътисадый һәм инновацияле үсеш мәсьәләләре, монотерриторияләр проблемалары, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, төбәкләр икътисады өчен квалификацияле кадрлар әзерләү, шулай ук төбәкләр икътисадын Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларына яраклаштыру сораулары тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International