Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Махсус икътисадый зоналар һәм төбәк үсеше проектлары департаменты директоры Андрей Соколов белән киңәшмә уздырды

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
2014 елның 5 февралендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Махсус икътисадый зоналар һәм төбәк үсеше проектлары департаменты директоры Андрей Соколов катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук республиканың тармак министрлыклары һәм Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының эре предприятиеләре вәкилләре катнашты. Кластерның инфраструктура ягыннан чикләнүләре турындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International