Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Россиянең эшлекле хатын-кызлары» РИО делегациясе булып китте

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
2014 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Россиянең эшлекле хатын-кызлары» РИО делегациясе булып китте. Чара Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре, Казан шәһәре мэриясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты җитәкчелеге, шулай ук Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән планлаштырылган очрашулар программасы кысаларында үткәрелде. Киңәшмәдә Самара өлкәсе бизнес җәмәгатьчелегенең тугыз вәкиле, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге директоры Артем Наумов катнашты. Очрашуны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International