20 февральдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында дәүләт сатып алуларын контракт системасына күчерү тикшереләчәк
2014 елның 19 феврале, чәршәмбе
2014 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Икътисадый совет утырышы уза. Ул Татарстан Республикасында дәүләт сатып алуларын контракт системасына күчерүгә багышлана. Утырышның көн тәртибендә – «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән төп яңалыклар, шулай ук контракт системасын алга таба көйләү буенча вәкаләтләрне тормышка ашыру турында Татарстан Республикасы Дәүләт сатып алулары идарәсе җитәкчесе Ольга Редьконың чыгышы.