ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кара металл, төсле металл ватыкларын хәзерләү һәм эшкәртү тәртибе исемлеген үзенең сайтында урнаштырган.

Кара металл, төсле металл ватыкларын хәзерләү һәм эшкәртү тәртибенең норматив нигезе Россия Федераөиясе Хөкүмәте 2001 ел, 11 май, 369 нчы һәм 370 нче карарлары.
2014 елның 19 нчы февраленнән алып 20 нче февраленә кадәр “Кама сәнәгать форумы – 2014” узды.
Форым кысаларында Татарстан Республикасы машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары предприятиеләренең хезмәт җитештерүчәнлеген һәм операцион нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча зона семинарлары узды.
Форумны оештыручылар: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы “Энергияне саклау технологияләре үзәге” идарәсе.
Узган атнада Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары - Эшкуарлыкка ярдәм итү департаменты җитәкчесе Рөс¬тәм Сибгатуллин Баулы һәм Азнакай муниципаль районнарының 2013 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча Совет утырышларында катнашты.
Азнакай районы бюджетына даими салым кертү буенча эшмшкәрлек ышанычлы җирлек булып тора. Хисап елында барлыгы бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга 258 млн сум кергән.

25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге “Промсвязҗбанк”ААҖте белән бергә яшь эшкуарлар эзли.
Банкның венчур фонды яңа проектларга эш башларга финанс ярдәм итәчәк.
Шулай ук остаз-бизнесменнар башлап җибәрүче эшкуарлар белән үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер.

Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843) 524-90-90.
2014 елның 27 нче февраленнән алып 1 нче мартына кадәр "Иминлек һәм элемтә"форумы булачак.
Әлеге форум кысаларында "Иминлек", "Элемтә" һәм "Хезмәтне саклау һәм аның иминлеге" махсуслаштырылган күргәзмәләре үткәреләчәк.

Күргәзмәләрнең эш вакытлары:
27 нче февраль сәгать10.00 нан 18.00 сәгатькә кадәр
28 нче февраль сәгать10.00 нан 17.00 сәгатькә кадәр
1 нче марта сәгать10.00 нан 15.00 сәгатькә кадәр
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843) 570-51-16, 570-51-11, шулай ук сайтлар :www.exposecurity.ru, www.expokazan.ru, электрон адрес:expokazan7@mail.ru

24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә көндәшлекне үстерү буенча чаралар турында» 2010 елның 9 апрелендәге 251нче карарына үзгәрешләр кертү турында»гы карар проекты буенча ачык консультацияләр үтте. Карар проекты Татарстан Республикасы Торак инспекциясе тарафыннан әзерләнде.
Норматив хокукый акт проектын тикшерүдә Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар берлеге вәкилләре, торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре, Татарстан Республикасы Торак инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Архитектура, төзелеш һәм ТКХ министрлыгы белгечләре, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашты.
Тикшерү барышында норматив хокукый акт проектында эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен артык административ һәм башка чикләүләр һәм йөкләмәләр кертә торган яки аларны кертүгә этәрә торган, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен нигезсез чыгымнар барлыкка китерә торган нигезләмәләр табылмады.

23
февраль, 2014 ел
якшәмбе
Икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин һәм Кама инновация-территориаль җитештерү кластерының төп предприятиеләре вәкилләреннән торган Татарстан Республикасы делегациясе 16-21 февраль көннәрендә Европаның әйдәп баручы инновацияле кластерларында булдылар.. Эш сәфәренең максаты – булган тәҗрибә белән танышу һәм 2014 елның 23 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә узачак халыкара конференциягә шәхсән чакыру. Әлеге чара төбәкләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү инструменты булган территориаль инновацияле кластерларның үсеш модельләрен тикшерүгә багышлана. Эш сәфәре вакытында делегация Франция, Германия, Нидерландта буладылар. Франциядә Рона-Альпы төбәге җитәкчелеге, төбәктәге 12 кластер һәм кластерларга кергән эре предприятиеләр җитәкчеләре белән очраштылар.
2014 елның 11 февраленнән 19ына кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше» мәгълүмат-аналитика системасының фаразлау подсистемасында эшләү буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен укулар оештырылды.
Уку программасын социаль-икътисадый үсеш фаразларын эшләүдә катнашучы 130га якын Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белгечләре үзләштерде.
Якын араларда «Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше» мәгълүмат-аналитика системасының функционалы белән эшләү буенча башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре өчен уку семинарлары уздыру да планлаштырыла.

21
февраль, 2014 ел
җомга
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыруга федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетына субсидияләр күчерү буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында сайлап алу конкурсы үткәрә. Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү программасын финанслауга конкурс үткәрү турындагы карар Икътисадый үсеш министрлыгының 2014 елның 5 февралендәге 42нче боерыгы нигезендә кабул ителде. Конкурс сайлап алуында катнашуга Россия Федерациясе субъектлары гаризалары 2014 елның 15 февраленнән 2014 елның 24 февраленә (бу көнне дә кертеп) кадәр кабул ителә.
.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы Фонд йөкләмәләрен алу программасы буенча килешү төзү өчен банкларны сайлап алуга 2014 елның 17 февраленнән 2014 елның 17 мартына кадәр ачык бәйге игълан итә Бәйгегә документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Чернышевский ур., 33, офис 15; эш көннәрендә 09-00 сәг.тән 13-00 сәг.кә кадәр һәм 14-00 сәг.тән 18-00 сәг.кә кадәр. Тулырак мәгълүмат «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының сайтында урнаштырылган: http://garfondrt.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International