«2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы халкы мәшгульлегенә ярдәм итү» дәүләт программасының «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру» подпрограммасы расланды

2014 елның 21 феврале, җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 17 февралендәге 92нче карары белән «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы халкы мәшгульлегенә ярдәм итү» дәүләт программасының «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру» подпрограммасы расланды. Подпрограмманың максаты – Татарстан Республикасы предприятиеләренә инженер белгечлекләре һәм эшче һөнәрләре кадрларын җәлеп итү һәм беркетү. Подпрограмма бурычлары: 1. Татарстан Республикасы халкы арасында инженер белгечлекләренең һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрү; 2. Яшьләрдә икътисадның реаль секторында ихтыяҗ булган һөнәрләрне алуга мотивация булдыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International