Икътисад министры урынбасары Артем Здунов Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану буенча комитетының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
В Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану буенча комитеты рәисе Геннадий Горбунов рәислегендә «Россия протеины» проектын тикшерү буенча комитетның киңәйтелгән утырышы узды. Төп доклад белән «Биотехнологияләр» компаниясенең генераль директоры Александр Герман чыгыш ясады. Ул Россиядә, илебездәге үсемлек чималына нигезләнеп, аксым концентраты җитештерү буенча заводлар челтәре ачарга ниятли. Эшкәртү куәте елына 25,0 мең тоннага кадәр булган шундый заводларның берсен «Чистай» индустриаль паркы территориясендә урнаштырырга тәкъдим ителә. Завод төзелешенең смета бәясе 4100 млн сум тора, бу вакытта 150ләп эш урыны булдырыла. Моннан тыш, компания агросәнәгать биотехнологияләренең R&D үзәкләрен ачарга ниятли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International