Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар – ярдәм алучылар республика реестры яңартылды

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәм алучы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның республика реестрын яңартты. 2014 ел башына ярдәм алучы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның республика реестрында муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә ярдәм ала торган 386 оешма турында мәгълүмат тупланган иде, аларга 2010-2013 еллар дәвамында гомуми суммасы 973,1 млн сум булган финанс ярдәме күрсәтелде, шулардан 2013 елда башкарма хакимият органннары тарафыннан 519,0 млн сумлык финанс ярдәме күрсәтелсә, җирле үзидарә органнары тарафыннан - 7,9 млн сумлык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International