ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2014 ел
җомга
2014 елның 29 нчы июлендә Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышы булды. Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606 номерлы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләренең, шулай ук эшче төркемнең аңа кадәрге карарларының үтәлеше тикшерелде.
2014 нче елның 18 нче июлендә Рәсәй икътисад үсеше Министрлыгында Россия Федерациясе субъектлары бәйгесенә сайлап алу өчен гаризалар яклау чарасы үтте. Аларның чаралар үткәрү бюджетына финанс ярдәм 2014 нче елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү кыссасында ителәчәк.
“Индустриаль парклар булдыру” чарасының сайлап алу бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе итеп “Теләче” паркы билгеләнде. Республика сорауына экспортлар федераль финанс чыганаклар бирүен бертавыштан хуплады.

30
июль, 2014 ел
чәршәмбе
РФ Төбәк үсеше министрлыгында “Россиянең иң уңайлыклары булган шәһәр (авыл) җирлеге” исеменә Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясалган, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте. Төрле категорияләрдә җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасының шәһәр һәм авыл җирлекләре бар. Бу – Мамадыш шәһәре, шәһәр тибындагы Актүбә бистәсе һәм Красная Горка авыл җирлеге.
Үткән ел белән чагыштырганда, быел конкурста катнашырга тапшырылган гаризаларның саны икеләтә арткан. Конкурста 6 категориядә (3 – төрле халык саны булган шәһәрләр буенча, 3 – авыл җирлекләре буенча) 176 муниципаль берәмлек катнашкан. Конкурсның бүләк фонды - 95 млн.сум.

29
июль, 2014 ел
сишәмбе
31 июль көнне Казанда шәһәр эшкуарлары өчен «Эшлекле хат өчен инглиз теле грамматикасы» («Business Grammar for Business Writing») дигән темага бушлай тренинг узачак.

Тренингны Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге оештыра. Ул көн дәвамында Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресслар залында (Пушкин урамы, 18) барачак. Чарада катнашучыларны теркәү 9.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты.

Тренингта катнашу өчен 30 июльгә кадәр электрон почтага ( tatexport@yandex.ru) катнашучының сылтама буенча урнаштырылган теркәү формасын тутырып җибәрергә кирәк.

2014 елның 22 июлендә НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» «Хезмәттәшлек ОАО «РОСТ БАНК» һәм НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» чарасында катнашты. Бу чара нәтиҗәсендә әкаваплылыкчылык төкъдим итү программасы буенча хезмәттәшлек мөмкинлегенең йомгаклауы турында фикер алыштылар. Очрашу барышында Фонд тарафыннан түбәндәге магълүмәт житкерелде: әкаваплылыкчылык бирү шартларының яңауы һәм Фонд хезмәттәшлегенең төп үзгәрешләре.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Алар турында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
Министр Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек секторының 140 мең эшмәкәрлек субъектыннан гыйбарәт булуын искәртте, бүгенге көндә аларда 480 меңгә якын кеше мәшгуль. Ул билгеләп үткәнчә, быел кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары санының тотрыклылыгы күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда, производство бизнесында, сәнәгатьтә кече һәм урта предприятиеләр саны үсештә. Моннан тыш, производство белән бәйле бизнес үсешендә дә уңай динамика күренә.
Татарстанда эш белән тәэмин ителгәннәрнең дүрттән бер өлеше кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәт куя. Быел җитештерү һәм сәнәгать бизнесында билгеле бер үсеш күзәтелә.

2014 елда әлеге өлкәдә федераль бюджет хисабыннан финанслау булачак. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә кагылышлы 2013 елларда башланып киткән чараларны тормышка ашыру дәвам итә. Инжинирингның җирле үзәге, роботлы комплексларны җитештерү үзәге, 3D сканерлау технологияләре тагын да үсеш алачак. Шулай ук быел “КАИ-Лазер” һәм “Эйдос” инновацион мәйданчыкларын җиһазландырып бетерәчәкләр.
27 нче июльдә киләчәк мәгарифенә багышланган “Президент академиясенең Җәйге кампусы” өченче халыкара мәгариф форумы тәмамланды.
Презентациядә һәм ябылу тантанасында РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков булды.
Александр Климов белдергәнчә, ул күп очракта барлык командалар белән килешә һәм киләчәктә “Мәгариф һәм фән министрлыгы-2040” проектын булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
ТР кече һәм урта бизнес өчен бизнес-климат сыйфаты буенча лидер төбәкләр арасына кергән. Бу вакытта Россиядә артта калучы төбәкләр саны өч тапкырга арткан. Бу хакта “МСП Банк”ның ел саен уздырыла торган “Кече һәм урта бизнес өчен шартларның сыйфат индексы. Төбәк диспропорцияләре” тикшеренүе мәгълүматы раслый, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
"А" рейтингын алган лидер төбәкләр “халыкның сатып алу мөмкинлге югары булуы һәм производство факторлары белән тиешле күләмдә тәэмин ителеше белән аерыла”. Алар арасында – Белгород, Воронеж, Курск һәм Липецк өлкәләре, Краснодар крае, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Ненец, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округлары, Татарстан Республикасы, Саха (Якутия). 2012 нче ел белән чагыштырганда, "А" төркеме ишәйгән: РФ субъектлары 12дән 14кә җиткән. Шул ук вакытта аннан Ростов һәм Төмән өлкәләре "В" төркеменә күчкән.
Узган 2013 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстан эшмәкәрләреннән ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил адресына 59 мөрәҗәгать килеп ирешкән булса, агымдагы 2014 нче елның шушы чорында 246 мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм чараларына багышланган брифингта ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов хәбәр итте. Былтыр ел дәвамында килеп ирешкән 371 мөрәҗәгатьнең 37се “җинаять эшләре” категориясенә, 334е “административ эшләр” төркеменә карый. “Узган елдагы кебек, быел да, мөрәҗәгатьләрнең саллы өлешен җир һәм милек белән бәйле сораулар тәшкил итә, ул 31 процентка тәңгәл, чөнки күп кенә эшмәкәрләр еш кына бизнесын үстерү өчен күчемсез милек объекты табуда кыенлыкларга дучар була, алга таба, исемлектә тикшерүләр үткәрү, җинаять җаваплылыгына тарту, авыл хуҗалыгы тармагы мәсьәләләре белән бәйлеләре бар”, - дип белдерде Тимур Ногуманов. Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшмәкәрләр шикаять җиткергән хакимият органнарына тукталып, аеруча башкарма комитетларга һәм муниципаль берәмлек башлыкларына карата зарларның күп булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, эшмәкәрләр хуҗалык итүче субъектларга, хокук саклау органнарына, территориаль структураларга, министрлык һәм ведомстволарга, суд, ТР прокуратурасы органнарына да шикаятьләрен ирештерә. Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәсендә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында 21 процент очракта эшкуарлар хокуклары торгызылган. Мөрәҗәгатьләрнең 69 процент өлеше буенча консультация бирелгән. Аларның 10 проценты вәкаләтле органнарна тапшырылган. Тимур Ногуманов әйтүенчә, мөрәҗәгатьләрнең 53 проценты Казан һәм Яр Чаллыга туры килә. “Узган ел белән чагыштырганда, эшмәкәрләрнең төрле сораулар белән мөрәҗәгать итү активлыгы дүрт тапкыр үсте”, - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International