Казан белән Чаллы эшкуарлары – иң активлары

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Татарстанда эш белән тәэмин ителгәннәрнең дүрттән бер өлеше кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәт куя. Быел җитештерү һәм сәнәгать бизнесында билгеле бер үсеш күзәтелә.

2014 елда әлеге өлкәдә федераль бюджет хисабыннан финанслау булачак. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә кагылышлы 2013 елларда башланып киткән чараларны тормышка ашыру дәвам итә. Инжинирингның җирле үзәге, роботлы комплексларны җитештерү үзәге, 3D сканерлау технологияләре тагын да үсеш алачак. Шулай ук быел “КАИ-Лазер” һәм “Эйдос” инновацион мәйданчыкларын җиһазландырып бетерәчәкләр.

Татарстан Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов белдергәнчә, 2014 елның беренче яртыеллыгына эшмәкәрләрдән барлыгы 250 мөрәҗәгать теркәлгән. Иң борчыган сорауларның берсе – җир-милек мәсьәләсе, чөнки хәзерге вакытта эшкуарларга җир табу шактый авырлык белән бирелә. Алар, иң беренче чиратта, муниципаль берәмлекләрнең башлыкларына һәм башкарма комитетларга шикаять белдерә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкиллектә бизнесменнарга консультацияләр үткәрелә. Аларны суд процессларында да озатып йөриләр. Узган ел белән чагыштырганда, эшкуарларның активлыгы арткан. Иң актив шәһәрләр исемлегенә Казан белән Яр Чаллы кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International