Казан эшкуарларын инглиз теленә өйрәтәләр

2014 елның 29 июле, сишәмбе
31 июль көнне Казанда шәһәр эшкуарлары өчен «Эшлекле хат өчен инглиз теле грамматикасы» («Business Grammar for Business Writing») дигән темага бушлай тренинг узачак.

Тренингны Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге оештыра. Ул көн дәвамында Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресслар залында (Пушкин урамы, 18) барачак. Чарада катнашучыларны теркәү 9.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты.

Тренингта катнашу өчен 30 июльгә кадәр электрон почтага ( tatexport@yandex.ru) катнашучының сылтама буенча урнаштырылган теркәү формасын тутырып җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International