ТР кече һәм урта бизнес өчен бизнес-климат сыйфаты буенча лидер төбәкләр арасына кергән. Бу вакытта Россиядә артта калучы төбәкләр саны өч тапкырга арткан. Бу хакта “МСП Банк”ның ел саен уздырыла торган “Кече һәм урта бизнес өчен шартларның сыйфат индексы. Төбәк диспропорцияләре” тикшеренүе мәгълүматы раслый, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
"А" рейтингын алган лидер төбәкләр “халыкның сатып алу мөмкинлге югары булуы һәм производство факторлары белән тиешле күләмдә тәэмин ителеше белән аерыла”. Алар арасында – Белгород, Воронеж, Курск һәм Липецк өлкәләре, Краснодар крае, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Ненец, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округлары, Татарстан Республикасы, Саха (Якутия). 2012 нче ел белән чагыштырганда, "А" төркеме ишәйгән: РФ субъектлары 12дән 14кә җиткән. Шул ук вакытта аннан Ростов һәм Төмән өлкәләре "В" төркеменә күчкән.
"D" төркеменә (кече һәм урта бизнес өчен шартларның сыйфаты канәгатьләнерлек) 15 төбәк кергән, алар арасында – Дагстан Республикасы, Калмыкия, Алтай, Карелия, Чукотка АО, Кострома өлкәсе һ.б. "D" төркемендәге төбәкләр саны бер елда 16дан 15кә калган.
Иң көчсез "E" төркеме бер елда өч тапкырга арткан. Аңа 2012 нче елда Чечня Республикасы кергән булса, хәзер аны Төньяк Осетия – Алания һәм Тыва тулыландырган.