Татарстанда “Президент академиясенең Җәйге кампусы” форумы тәмамланды

2014 елның 29 июле, сишәмбе

27 нче июльдә киләчәк мәгарифенә багышланган “Президент академиясенең Җәйге кампусы” өченче халыкара мәгариф форумы тәмамланды.


Презентациядә һәм ябылу тантанасында РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков булды.


Александр Климов белдергәнчә, ул күп очракта барлык командалар белән килешә һәм киләчәктә “Мәгариф һәм фән министрлыгы-2040” проектын булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
“Президент академиясенең Җәйге кампусы” директоры судентларның игътибарын киләчәк технологияләренә һәм аларны гамәли куллануга, мәгариф юлын мөстәкыйль рәвештә сайлауга, яшь критериесенең булмавына юнәлдерде.


Илдар Халиков форумда чыгыш ясаган экспертлар белән аралашу тәҗрибәсенең уникальлеген билгеләп үтте, чөнки аларның һәрберсе уңышка ирешкән кеше. “Сездән барысы да көнләшә, сез – илнең интеллектуаль киләчәге, ул үз чиратында сезгә иҗат итәргә һәм уйлап табарга мөмкинлек бирә”, - дип мөрәҗәгать итте студентларга ТР Премьер-министры. Ул катнашучыларга кампуста алынган интеллектуаль һәм эмоциональ тәҗрибәне югалтмауларын, яңа дусларны онытмауларын теләде.
Тавыш бирү нәтиҗәсендә “Иң яхшы” проект номинациясендә “Универполис” исемле университет-2040 проектын әзерләгән команда җиңде.


РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау исеменнән җиңгән команданың һәр вәкиле академия магистратурасында төрле программа буенча белем алуга ташламага ия булу мөмкинлеге белән бүләкләнде.
Аерым номинацияләр кысаларында “Җәйге кампус”ның башка катнашучылары да бүләкләнде. Александр Климов барысын да форумны уздыру белән котлады.


Проектта Россиянең 21 төбәгеннән һәм чит ил вузларыннан алты команда составында 250 студент катнашты, дип хәбәр итәләр Җәйге кампусны оештыручылар – РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Татарстан Республикасы һәм АКИГ компанияләре төркеме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International