ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов кушуы буенча, министрлыкларның тармаклары квартал саен ведомстволарга буйсынган хуҗалыкларның эшенә анализ ясау буенча баланс комиссияләрен үткәрәләр.
Татарстан Республикасының юл хуҗалыгы һәм транспорт Министрлыгында 2014 нче елның 1 августында юл төзелешендәге финанс хуҗалыгының агымдагы ярты еллык эшләре нәтиҗәсенә анализ ясау өчен баланс комиссиясенең утырышы булып үтте.

2
август, 2014 ел
шимбә
Бүген «Алабуга» МИЗ ында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре буенча ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашлыгында ТР Икътисад министрлыгының күчмә утырышы булды. Монда барлык муниципаль районнарның башлыклары чакырылган иде.
Очрашуда, шулай ук, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, «Алабуга» МИЗы ААҖ гендиректоры Тимур Шаһивәлиев һ.б. катнашты.

1
август, 2014 ел
җомга
Татарстанның икътисад Министрлыгында 2014 нче елның 30 нчы июлендә медицина оешмаларының беренче бүлегенә “ Лизинг җиһазны үстерү: урта һәм кече эшкуарлыгы субъектларының чыгымнарына (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) лизинг җиһазы буенча шартнәмә нигезендә беренче түләүләр (аванс) өчен субсидия бирү дәүләтнең финанс ярдәм чарасында катнашуы турында сөйләшүләр булып үтте.
Сөйләшүләрнең нәтиҗәсе булып, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 19.06.2013 № 416. карарын үзгәртү дигән Татарстан Республикасы Министрлар кабинетына тәкъдим кертелде.
Республиканың Икътисад министрлыгы хәбәр итүенчә, яңа кластер Татарстанда инновацион технологияләрне сәнәгатьтә куллану, югары технологияле предприятеләрне үстерү максатыннан оештырыла. Бу, бигрәк тә, оборона сәнәгате комплексына кагыла. Шулай ук нанокластер татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга да булышачак.
Проектны тормышка ашыру кысаларында, республикада сәнәгать предприятеләре ихтыяҗларын канәгатьләндерү тармагында эшләүче кече компанияләр булдырылачак.
2014 елның 29 нчы июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Алар турында ТР икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов сөйләде.
Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук “Лизинг-Грант” программасы буенча финанслау күләмнәре турында да бәян итте. Аның әйтүенчә, “Лизинг-Грант” чараларының өчтән бер өлешен муниципаль технопарк резидентлары алачак. “Быел федераль һәм республика бюджетлары хисабына финанслауның гомуми күләме 555 млн сум тәшкил итәчәк”, - дип белдерде ул. Министр искәртеп узганча, “Лизинг-грант” линиясе буенча ярдәм, авыл хуҗалыгы, газ-мотор техникасын сатып алган очракта йөк ташу, производство проектлары кебек өстенлекле юнәлешләр буенча бара.
Юридик шәхес (аерым эшкуарчы) тикшерү планына керү нигезе бирелгән хокукның 9 нчы статьясының 8 нче пунктында билгеләнгән.
2014 нче елның тикшерү планы Министрлыкның сайтында күрсәтелгәнен исегезгә төшерәбез. Адресы:
http://mert.tatarstan.ru/rus/Licensing/plan_proverok.htm.
Россия Федерациясе моношәһәрләр исемлеген Россия Федерациясе Хәкимияте 29.07.2014 №1398-р чыгарылган боерык ярдәмендә раслады.
Исемлеккә, социаль-икътисади шартларга буйсынып 3 категориягә бүленгән 313 муниципаль оешма керде.
ТР Икътисад министрлыгы 2014 елның гыйнвар- июнь айларына муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын игълан итте.
Аннан күренгәнчә, гомуми рейтингта беренчелек Казан шәһәрендә. Әлмәт муниципаль районы – икенче, Лаеш районы өченче урында.
1 нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,78%. процент тәшкил итә. 16 муниципаль берәмлектә ул республика буенча уртача күрсәткечтән түбән.
Бүген, 31 нче июль 13 сәгатьтә, ТР Икътисад министрлыгында Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге инвестицион проектларны сайлап алу буенча советның өченче утырышын уздырачак. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Утырыш барышында өч проект каралачак: фермер продуктлары кафесы, гастробар һәм дизайнер әйберләре кибете базасында күпфункцияле үзәк; махсус SUSHIROLLER төргәгендә “роллы на ходу”; әзер азык китерү хезмәтен оештыру.

Искәртеп узабыз, ТР Эшмкәрлеккә ярдәм үзәгендә инвестицион проектларны сайлап алу экспертлар катнашында ике айга бер тапкырдан да сирәгрәк үткәрелми.
2014 нче елның 31 нче июлендә "Татарстан-2030", Татарстан Республикасының җәмгыяви-икътисад үсеше стратегиясы" проект кысачыгында ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җитәкчелегендә " Татарстан Республикасының авыл территорияләренең киңлек үсеш стратегиясе" тема буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә күчереп утырту система, җәмгыять һәм инженерия инфраструктура, транспорт, энергетика, төзелеш һәм ТКХ буенча сораулар каралды.
Консорциум вәкилләре ТР авыл территорияләренең үсешен күрү буенча доклад ясадылар.
Киңәшмәнең ахырында проблема һәм приоритет исемлеге формалашты. Шулай ук үсеш юнәлешләре билгеләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International