Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Эшкуарларның төрле сораулар буенча мөрәҗәгать итү активлыгы арткан
2014 елның 29 июле, сишәмбе
Узган 2013 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстан эшмәкәрләреннән ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил адресына 59 мөрәҗәгать килеп ирешкән булса, агымдагы 2014 нче елның шушы чорында 246 мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм чараларына багышланган брифингта ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов хәбәр итте. Былтыр ел дәвамында килеп ирешкән 371 мөрәҗәгатьнең 37се “җинаять эшләре” категориясенә, 334е “административ эшләр” төркеменә карый. “Узган елдагы кебек, быел да, мөрәҗәгатьләрнең саллы өлешен җир һәм милек белән бәйле сораулар тәшкил итә, ул 31 процентка тәңгәл, чөнки күп кенә эшмәкәрләр еш кына бизнесын үстерү өчен күчемсез милек объекты табуда кыенлыкларга дучар була, алга таба, исемлектә тикшерүләр үткәрү, җинаять җаваплылыгына тарту, авыл хуҗалыгы тармагы мәсьәләләре белән бәйлеләре бар”, - дип белдерде Тимур Ногуманов. Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшмәкәрләр шикаять җиткергән хакимият органнарына тукталып, аеруча башкарма комитетларга һәм муниципаль берәмлек башлыкларына карата зарларның күп булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, эшмәкәрләр хуҗалык итүче субъектларга, хокук саклау органнарына, территориаль структураларга, министрлык һәм ведомстволарга, суд, ТР прокуратурасы органнарына да шикаятьләрен ирештерә. Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәсендә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында 21 процент очракта эшкуарлар хокуклары торгызылган. Мөрәҗәгатьләрнең 69 процент өлеше буенча консультация бирелгән. Аларның 10 проценты вәкаләтле органнарна тапшырылган. Тимур Ногуманов әйтүенчә, мөрәҗәгатьләрнең 53 проценты Казан һәм Яр Чаллыга туры килә. “Узган ел белән чагыштырганда, эшмәкәрләрнең төрле сораулар белән мөрәҗәгать итү активлыгы дүрт тапкыр үсте”, - дип белдерде ул. Кама Тамагы, Алабуга, Яшел Үзән, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә кебек муниципаль районнардан да мөрәҗәгатьләр күбрәк теркәлгән. “Казан һәм Яр Чаллыда җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә быел 16 эшмәкәршикаять белән мөрәҗәгать иткән, 262 язма, 25 телдән консультация уздырылган, районнарга чыгып, өч консультация үткәрелгән”, - дип билгеләп узды Тимур Ногуманов. “Безнең аппарат эшчәнлегенең уңышларына килгәндә, җинаять эшләре өлкәсендә уңышлы хәрәкәт итәбез дип әйтергә була, быел эшмәкәрләргә карата 4 җинаять эше туктатылды, бер эшмәкәр амнистияләнде, рейдерлык факты буенча җинаять эше кузгатылды. Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау йөзеннән, аларны административ җаваплылыктан коткаруга ирешелде”, - дип ассызыклады Тимур Ногуманов. Аның сүзләренә караганда, эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты башка мәсьәләләрне хәл итүдә дә үзеннән зур өлеш кертә: законсыз конкурс нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару, низагларны җайга салу һәм башкалар. “Киләчәктә дә без эшмәкәрләр мөрәҗәгатьләре буенча эшләү, бизнес һәм хакимият арасында багланышларны җайга салу юнәлешендә эш алып барачакбыз”, - дип белдерде Тимур Ногуманов.
"Татар-информ" МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Татарстанда дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә имзаланган экспорт контрактлары саны арта
2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы “Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды” ККК КБҖ экспортны яклау үзәге оешмасы ярдәмендә экспорт контрактлары төзегән кече һәм урта бизнес субъектлары саны ике тапкырдан артыкка арткан. Аларның саны уннан артып китте.
"Студентлар стартабы” конкурсында җиңүчеләр 1 млрд сумнан артык грант алды
“Студентлар стартапы” Бөтенрәсәй конкурсы Татарстанда студентлар стартаплары хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итте, шуның нәтиҗәсендә аларның инициаторлары, 2022 елда инициатива эшләтеп җибәрелгәннән бирле, һәркайсы 1 млн сум күләмендә 1032 грант алды.
24
апрель, 2026 ел
Татарстан регионара форумда “Җайга салу йогынтысын бәяләү өчен ЯИ-агент” инновацион проектын тәкъдим итте
2026 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү бүлеге башлыгы Елена Филиппова Мәскәү шәһәренең Икътисадый сәясәт һәм үсеш департаменты оештырган “Регионнарның цифрлы киләчәге: җайга салу йогынтысын бәяләүгә цифрлы инструментларны кертү” төбәкара түгәрәк өстәлендә катнашты.
23
апрель, 2026 ел
Май аенда Татарстан эшмәкәрләрен гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә
Май аенда республика бизнесын гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә, срокларны күчерү дә көтелми, бары тик ИТ-компанияләр генә 1 июньгә кадәр аккредитацияне раслый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз