ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 12 сентябрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарларга ярдәм итү үзәге» ДБУ (ТР ЭЯҮ) вәкилләре ел саен уздырыла торган Эшкуарлар форумында катнаштылар. ТР ЭЯҮ әлеге форумга икътисадның яңа чынбарлыгы шартларында бизнес-җәмәгатьчелекнең яңа үсеш стратегияләрен тикшерүдә катнашу максатында барды.

16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 18 сентябрендә сәгать 10нан 12гә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы 2014 елда Республика бюджетыннан субсидияләр алу хокукына бәйгедә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның катнашуы буенча видеосеминар үткәрә. Анда әлеге бәйгегә бәйле һәртөрле сораулар каралачак: гаризалар әзерләү, проектны сурәтләү, кирәкле документлар, бәйгедә катнашу тәртибе, номинацияләр һ.б. Семинар түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының актлар залында уздырылачак: Казан шәһ., Пушкин ур., 66/33. Видеоконференция режимында әлеге семинарга муниципаль районнар да кушылачак.
2014 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлык Коллегиясе утырышында катнашты.
Коллегиядә «Сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» МИЗ» ААҖнең алга таба үсеше мәсьәләләре тикшерелде, нефть химиясе һәм автомобиль төзелеше өлкәләрендә технологик юл карталары эшләү мөмкинлекләре, шулай ук Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучыларның Elsevier халыкара компаниясе белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.
Моннан тыш, кластерның инфраструктур үсеше буенча эшче төркем составы расланды, аны икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин җитәкләде.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО хәбәр итүенчә, җаваплылыкны йөкләү программасы буенча хезмәттәшлек итү өчен банкларны сайлап алу бәйгесе нәтиҗәләре буенча «Солид Банк» ЯАҖ, «Новикомбанк» ЯАҖ һәм «Росэнергобанк» ЯАҖ банклары белән килешүләргә кул куелды.

15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында дәүләт мөлкәте белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Территориаль идарәсе (Росимущество идарәсе), шулай ук «Татарстан Республикасы КФҮ уполномоченные» ДБУ вәкилләре катнашында республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күрфункцияле үзәкләрендә Росимущество идарәсе хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә уздырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында эшкуарлык мохитен мониторинглауны уздыру кысаларында министрлык адресына республика эшкуарларыннан бизнесны алып баруга каршылык тудыра торган сораулар буенча мөрәҗәгатьләр килеп ирешә. Һәр сорау җентекләп тикшерелә. Әйтик, Татарстан Республикасы Апас районында эшли торган эшкуарның ваклап сату базарын оештыруга карата мөрәҗәгате буенча Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллинга тиешле запрос җибәрелде. Мәсьәлә эшкуар файдасына хәл ителде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарлык мохитенә даими мониторинг уздыра. Үз проблемаларыгыз һәм бизнесны башлап җибәргәндә һәм алып барганда туган катлаулылыклар турында сез үзегезгә җайлы булган теләсә кайсы юл белән хәбәр итә аласыз:

2014 елның 9 сентябрендә «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУП тарафыннан Кырым Республикасы эшкуарлары өчен «Аерым юридик затлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законны куллану буенча вебинар оештырылды. «Аерым юридик затлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон аерым юридик затлар тарафыннан товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуны регламентлаштыра.


12
сентябрь, 2014 ел
җомга
Татарстанда 2014 ел программасы кысаларында конкурс ярдәмендә сайлап алуның 2 нче этабы бара. 2 нче сентябрьдән башлап конкурс комиссиясенә эшмәкәрләрдән якынча 109 млн. сумга 78 гариза алынган. Бу хакта бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында ТР икътисад министры урынбасары - эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, гаризаларның иң күбе Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Кукмара һәм Тукай районнарыннан алынган. Гаризалар 2 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе субсидияләр рәвешендәге финанс ярдәме чараларына салым салуга карата туган сорауларга бәйле түбәндәгеләрне хәбәр итә.
«Кече һәм урта эшкуарлыкка финанс ярдәме күрсәтелгән очракта аларның керемнәрен һәм чыгымнарын исәпкә алу тәртибе турындагы Россия Федерациясе Салым кодексының (РФ СК) икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 2011 елның 7 мартындагы 23-ФЗ номерлы Федераль закон белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме күрсәтү буенча махсус программалар кысаларында оешмалар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан алына торган субсидияләрне исәпкә алуның аерым тәртибе булдырылды.
Без товар җитештерүчеләребезгә ярдәм күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләребезне дә тупларга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышында хәбәр итте.

Утырыш Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре продукциясен базарларга чыгару мәсьәләләренә багышланды һәм ачык форматта узды. Чара on-line режимында интернет челтәре аша тапшырылды (Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында), моннан тыш, барлык муниципаль районнар утырышка видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылган иде.

Икътисадый совет утырышын ачып, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, бүген иртән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2015 елга, 2016 һәм 2017 елларга план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразын һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын карады. Аның сүзләренчә, дөньядагы бүгенге ситуация икътисад үсешенә зур зыян китерә.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2014 елның гыйнвар-июль айлары йомгаклары буенча товарлар экспорты кимеде, импорт 10%ка артты. Республика продукция җитештерүче буларак алда барса да, без товарларны читтән дә күп кертәбез, диде ул. 2013 елда республикага читтән 160 млрд. сумлык товар кертелгән, шул исәптән Россия регионнарыннан – 200 млрд. сумга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International