Эшкуарлык мохитенә даими мониторинг уздырыла, эшкуарлар бизнес үсешенә нәрсә комачаулавын хәбәр итә алалар

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында эшкуарлык мохитен мониторинглауны уздыру кысаларында министрлык адресына республика эшкуарларыннан бизнесны алып баруга каршылык тудыра торган сораулар буенча мөрәҗәгатьләр килеп ирешә. Һәр сорау җентекләп тикшерелә. Әйтик, Татарстан Республикасы Апас районында эшли торган эшкуарның ваклап сату базарын оештыруга карата мөрәҗәгате буенча Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллинга тиешле запрос җибәрелде. Мәсьәлә эшкуар файдасына хәл ителде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарлык мохитенә даими мониторинг уздыра. Үз проблемаларыгыз һәм бизнесны башлап җибәргәндә һәм алып барганда туган катлаулылыклар турында сез үзегезгә җайлы булган теләсә кайсы юл белән хәбәр итә аласыз:


1. «Кайнар линиия» телефонына шалтыратып: (843)524-90-90.


2. «Халык контроле» системасы аша.


3. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында күрсәтелгән электрон адресларга язып.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International