Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма вәкилләре игътибарына

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
2014 елның 18 сентябрендә сәгать 10нан 12гә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы 2014 елда Республика бюджетыннан субсидияләр алу хокукына бәйгедә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның катнашуы буенча видеосеминар үткәрә. Анда әлеге бәйгегә бәйле һәртөрле сораулар каралачак: гаризалар әзерләү, проектны сурәтләү, кирәкле документлар, бәйгедә катнашу тәртибе, номинацияләр һ.б. Семинар түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының актлар залында уздырылачак: Казан шәһ., Пушкин ур., 66/33. Видеоконференция режимында әлеге семинарга муниципаль районнар да кушылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International