Без товар җитештерүчеләребезгә ярдәм күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләребезне дә тупларга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышында хәбәр итте.
Утырыш Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре продукциясен базарларга чыгару мәсьәләләренә багышланды һәм ачык форматта узды. Чара on-line режимында интернет челтәре аша тапшырылды (Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында), моннан тыш, барлык муниципаль районнар утырышка видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылган иде.
Икътисадый совет утырышын ачып, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, бүген иртән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2015 елга, 2016 һәм 2017 елларга план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразын һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын карады. Аның сүзләренчә, дөньядагы бүгенге ситуация икътисад үсешенә зур зыян китерә.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2014 елның гыйнвар-июль айлары йомгаклары буенча товарлар экспорты кимеде, импорт 10%ка артты. Республика продукция җитештерүче буларак алда барса да, без товарларны читтән дә күп кертәбез, диде ул. 2013 елда республикага читтән 160 млрд. сумлык товар кертелгән, шул исәптән Россия регионнарыннан – 200 млрд. сумга.
Аның сүзләренчә, тулаем бу импортны алмашырырлык товарлар җитештерү өчен зур мөмкинлекләр ача. «Без предприятиеләребезне тышкы һәм эчке базарларга чыгарырга тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Безгә сыйфаты һәм бәясе ягыннан заман таләпләренә туры килерлек яңа брендлар, яңа товарлар кирәк».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында шулай ук ситуациягә анализ ясалачак һәм безнең товар җитештерүчеләр яңа базарларга чыга алсын өчен нәрсәләр кирәклеге хакында гомумиләштерелгән материал булачак.
Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген безнең товар җитештерүчеләрне барлык базарларга да кертмиләр.
Аннары нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
2013 елда республикага 360 млрд. сумлык товар кертелгән, бу – шул исәптән машина төзелеше, химия сәнәгате продукциясе һәм башкалар, дип белдерде Татарстан Республикасы икътисад министры.
Күп кенә позицияләр буенча товарларны АКШка һәм ЕС илләренә җибәрү буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан тыю кертелгән, бу импортны алмаштыручы товарлар җитештерү өчен мөмкинлекләр ача. Ул шулай ук дәүләт хакимияте органнары өчен товарлар сатып алу мәсьәләләрен дә күтәрде.