ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 12 сентябрендә «Кластер сәясәте – милли икътисадның инновацияле үсеше нигезе» VIII Самара халыкара икътисад форумын үткәрү кысаларында Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев рәислегендә һәм төбәкләр катнашында инновацияле территориаль кластерларны алга таба финанслау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин катнашты.
атарстан икътисадының бүгенге үсеш темплары канәгатьләнерлек түгел һәм республика җитәкчелегенә икътисадый ситуацияне яхшырту өчен күп көч куярга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2015 елга, 2016 һәм 2017 елларга план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы барышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.
Бүген, 2014 елның 12 сентябрендә ачык форматта “Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләр продукциясен базарларга чыгару” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышы булачак.

Икътисадый совет утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барачак.

“Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән файдаланучы һәркем утырышта виртуаль катнашучы була алачак, моның өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталына керергә кирәк (www.prav.tatarstan.ru), порталның төп битендә турыдан-туры трансляция турында баннер урнаштырылачак.

Моннан тыш, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә оештырылачак.

Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 11 сентябрендә «Кластер сәясәте – милли икътисадның инновацияле үсеше нигезе» VIII Самара халыкара икътисад форумын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең чираттагы утырышы узды.
Утырышта Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе әгъзалары, төбәк вәкилләре, чакырылган экспертлар, шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
2014 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредиты турында» Татарстан Республикасы Законына ярашлы рәвештә инвестицияле салым кредитын бирү сорауларына багышланган киңәшмә узды.
Инвестицияле салым кредиты РФ ҮБның ½ ставкалы рефинанславы шартларында 7 елга кадәрле срокка бирелә. Дәүләт ярдәменең әлеге төрен алу өчен кирәк булган документларның тулы исемлеге, шулай ук аларны туплау һәм карау тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 6 сентябрендәге 642нче карары белән төгәлләштерелгән.
Киңәшмәдә республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары вәкилләре, сәнәгать мәйданчыкларының идарәче компанияләре һәм аларның резидентлары катнашты.
Киңәшмә барышында сәнәгать мәйданчыкларын аккредитацияләүнең башлануы игълан ителде, дәүләт ярдәме чаралары турында хәбәр яңгырады һәм сәнәгать мәйданчыклары эшен оештыру буенча көнүзәк сорауларга җавап алынды.

Татарстан Республикасы уңышының төп өлешләре - нефть химиясе, автомобиль сәнәгате һәм "Иннополис". Мондый фикерне бүген Россия Федерациясе Президенты Андрей Белоусов VIII Самара регионара икътисадый форум кысаларында белдерде.

Искәртик, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самарада бер көнлек эш сәфәрендә.

Икътисадый форумда Татарстан Президенты республикада кластерлы алымны гамәлгә ашыруның тәҗрибәсе турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәтенә зур игътибар бирелә, инновацион производстволарга ярдәм итү буенча төрле программалар гамәлгә ашырыла, күп төрле льготалар һәм преференцияләр бирелә, 2030 елга кадәр республика үсешенең Стратегиясе эшләнә, аның өстенлекле максталарының берсе – калстерлы алым. Нәкъ менә кластерда, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, инновацияләр җитештерүнең коллектив моделе булдырыла, нәтиҗәдә яңалыкларны кертү һәм аларны эшләп чыгару процессы тизләтелә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы лизинг компанияләре белән «Лизинг җиһазлары үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы килешүе («Лизинг-грант») буенча беренче кертемне (аванс) түләү чыгымнарын субсидияләү (2014 ел)» чарасын гамәлгә ашыру сораулары буенча киңәшмә уздыра.
Киңәшмә 2014 елның 17 сентябрендә сәгать 10.00дә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Мәскәү ур., д. 55, каб. 429.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ санлы Федераль закон нигезләмәләрен аңлату хакында»гы 2014 елның 19 августындагы Д28И-1616 санлы хатында контракт системасы турындагы законны куллануга, шул исәптән әлеге законны катнашучыларның тәкъдимнәрен төзү, товарлар исемлеген формалаштыру, гаризаларны юллау вакытында куллануга бәйле кайбер сораулар каралган.
Хат белән сылтама буенча танышырга була.
2014 елның 8 сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Монополиягә каршы федераль хезмәт (МКФХ) тарафыннан ел саен оештырылучы «Россиядә көндәшлелек көне» халыкара чарасы кысаларында «Россия субъектларында көндәшлелекне үстерү стандартларын кертү» семинары үтте. Семинарга Россия МКФХ Контроль-финанс идарәсе башлыгы В.Б.Мишеловин, Россия МКФХ Контроль-финанс идарәсе башлыгы урынбасары Е.А.Рыбаченко, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның Корпоратив департамент проекты җитәкчесе А.С.Слесарев, шулай ук стандартларны кертү буенча пилот төбәкләр вәкилләре килгән иде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан көндәшлелекне үстерү бүлеге башлыгы Ильяс Галимов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International