Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» КБП Коллегиясе утырышында катнашты

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
2014 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлык Коллегиясе утырышында катнашты.
Коллегиядә «Сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» МИЗ» ААҖнең алга таба үсеше мәсьәләләре тикшерелде, нефть химиясе һәм автомобиль төзелеше өлкәләрендә технологик юл карталары эшләү мөмкинлекләре, шулай ук Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучыларның Elsevier халыкара компаниясе белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.
Моннан тыш, кластерның инфраструктур үсеше буенча эшче төркем составы расланды, аны икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин җитәкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International