Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме күрсәтү буенча махсус программалар кысаларында оешмалар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан алына торган субсидияләрне салым салу максатыннан исәпкә алу тәртибе турында

2014 елның 12 сентябре, җомга
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе субсидияләр рәвешендәге финанс ярдәме чараларына салым салуга карата туган сорауларга бәйле түбәндәгеләрне хәбәр итә.
«Кече һәм урта эшкуарлыкка финанс ярдәме күрсәтелгән очракта аларның керемнәрен һәм чыгымнарын исәпкә алу тәртибе турындагы Россия Федерациясе Салым кодексының (РФ СК) икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 2011 елның 7 мартындагы 23-ФЗ номерлы Федераль закон белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме күрсәтү буенча махсус программалар кысаларында оешмалар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан алына торган субсидияләрне исәпкә алуның аерым тәртибе булдырылды.
Аерым алганда, РФ СК «Оешмаларның табышларына салым»ның 25 бүлегенең 271 һәм 273 маддәләре яңа 4.3 һәм 2.3 пунктлары белән тулыландырылды. Әлеге пунктлар буенча, оешма табышына салым салу максатында, оешмалар тарафыннан «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкның үсеше турында» Федераль закон нигезендә субсидияләр рәвешендә алынган финанс ярдәме средстволары гамәлгә ашырылмаган керемнәр составында фактта әлеге чыганак хисабына гамәлгә ашырылган чыгымнарга пропорциональ рәвештә чагылыш таба, әмма субсидия алганнан соң ике салым периодыннан күбрәк түгел.
НДС суммасын кире кайтару субсидияләр бирелгән салым периодында гамәлгә ашырыла (абз. 2-4 пп. 6 п. 3 ст. 170 РФ СК). Шулай итеп, әгәр салым түләүче тарафыннан сатып алынган товарларга (эшләр, хезмәт күрсәтүләргә) түләүгә бәйле чыгымнарны кайтару өчен федераль бюджеттан субсидияләр алынган һәм әлеге субсидияләр НДС исәпкә алынган чыгымнарны каплый икән, әлеге субсидияләр алына торган салым периодында элегрәк законлы рәвештә НДС буларак алынган сумманы яңадан кайтарырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International