Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә халыкка Россия мөлкәте (Росимущество) хезмәтләре дә күрсәтеләчәк

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе

2014 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында дәүләт мөлкәте белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Территориаль идарәсе (Росимущество идарәсе), шулай ук «Татарстан Республикасы КФҮ уполномоченные» ДБУ вәкилләре катнашында республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күрфункцияле үзәкләрендә Росимущество идарәсе хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә уздырылды.


Очрашу кысаларында Росимущество хезмәтләрен күрсәтү үзенчәлекләре, органның КФҮдә хезмәтләр күрсәтүгә карата позициясе, һәм шулай ук хакимият органы хезмәткәрләренең КФҮнең Автоматлаштырылган мәгълүмат системасы программалы комплексында эшләү мөмкинлекләре тикшерелде.


Киңәшмәдә хезмәт күрсәтүләр кысаларында Росимущество һәм «КФҮ уполномоченные» ДБУ хезмәттәшлеге турында килешү төзү турында, шулай ук республика муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында гражданнарга хезмәт күрсәтүне башлап җибәрү максатында КФҮ хезмәткәрләре өчен укытулар оештыруның вакытын билгеләү мәсьәләләре буенча килешенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International