Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Эшкуарларны «Химия-2014» 18нче Халыкара химия сәнәгате һәм фәне күргәзмәсендә катнашырга чакыралар
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына Мәскәүдә 2014 елның 21-24 сентябре көннәрендә узачак «Химия-2014» 18нче Халыкара химия сәнәгате һәм фәне күргәзмәсендә бушлай катнашу буенча уникаль мөмкинлек бирелә. Экспортка ярдәм итү үзәге теркәү җыемнары һәм күргәзмә мәйданы өчен түләүне үз өстенә алырга әзер. Кече һәм урта бизнес субъектына бары тик күргәзмә урынына бару һәм яшәү чыгымнарын гына күтәрергә кирәк булачак.
Җиләк-җимеш һәм яшелчә консервлары, киптерелгән җиләк-җимешләр, яшелчәләр һәм бәрәңге, тозлы кәбестә һәм тозлы яшелчәләр җитештерүче предприятиеләр өчен санитар кагыйдәләр буенча ачык консультацияләрдә катнашырга чакырабыз
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты мөрәҗәгатенә ярашлы рәвештә 1972 елның 2 апрелендә 962-72 номеры астында СССРның Баш дәүләт санитар табибы тарафыннан расланган «Җиләк-җимеш һәм яшелчә консервлары, киптерелгән җиләк-җимешләр, яшелчәләр һәм бәрәңге, тозлы кәбестә һәм тозлы яшелчәләр җитештерүче предприятиеләр өчен санитар кагыйдәләр» норматив хокукый актына экспертиза үткәрү максатында ачык консультацияләр оештыра.
Бизнес-берләшмә вәкилләрен тәкъдим ителгән норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга чакырабыз.
Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы боерыгы проекты буенча ачык консультацияләр уздырыла
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Урманнарны саклау һәм яклау буенча авиация эшләрен оештыру һәм башкару тәртибен раслау турында» Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы боерыгы проектына ачык консультацияләр үткәрү турында мөрәҗәгать килде.
Бизнес-берләшмә вәкилләрен тәкъдим ителгән норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга чакырабыз.
17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнары арасында Өстәмә килешүләр күрсәткечләре зурлыгын тикшерү буенча киңәшмә
2014 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәр округлары) арасында Өстәмә килешүләр күрсәткечләре зурлыгын тикшерү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә уздырылды.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, Яшел Үзән муниципаль районы Өстәмә килешүендә «1 кешегә исәпләгәндә төп капиталга (бюджет средстволарыннан тыш) инвестицияләр күләме» күрсәткече зурлыгына һәм Спас муниципаль районы Өстәмә килешүендә «Уртача бер кешегә туры килә торган торак бинаның гомуми мәйданы – барлыгы, елына бер кешегә кв. метр» күрсәткеченең зурлыгына төгәллек кертү турында карар кабул ителде.
LOGA Group & Seed Forum International Foundation мастер-классы
2014 елның 17-19 сентябре көннәрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының финанс ярдәме белән «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы һәм «Россия венчур компаниясе» ААҖ халыкара инвестиция тренингын һәм LOGA Group & Seed Forum International Foundation мастер-классын үткәрүне оештыра. Уздыру урыны: Яр Чаллы шәһәре ИТ-паркы.
2014 елның 22 ноябрендә Казан шәһәрендә «Корпоратив идарә үсеше аша предприятиеләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү» семинары үткәрелә
2014 елның 22 ноябрендә «Директорларның «Директориум» һөнәри җәмәгатьчелеге» Коммерциячел булмаган партнерлыгы («Директориум» КБП) Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы җитәкчеләре һәм белгечләре өчен «Корпоратив идарә үсеше аша предприятиеләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү» темасы буенча белем бирү чарасы уздыра. Семинар Россия Саклык Банкының «Эшлекле мохит» бүлегендә түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Казан шәһ., Чуйков ур., 2, В корпусы
Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан һәм Үзбәкстанга экспортлау үзенчәлекләре буенча эшкуарлар өчен бушлай семинар
Әгәр Сезнең компаниягез тышкы икътисадый эшчәнлек белән шөгыльләнә һәм Сез БДБ илләренә үз товарларыгызны чыгарасыз икән, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан һәм Үзбәкстан кебек илләргә экспортлау үзенчәлекләрен аңларга, әлеге илләр белән сату-алулар вакытында гамәлләрне оптимальләштерергә һәм ихтимал булган куркынычларны киметергә ярдәм итә ала. Экспортка ярдәм итү үзәге Сезгә һәм хезмәткәрләрегезгә «Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан һәм Үзбәкстанга экспортлау үзенчәлекләре» дип аталган бушлай семинарда катнашырга тәкъдим итә. Семинар 18 сентябрьдә сәгать 10нан 17гә кадәр түбәндәге адрес буенча оештырыла: Казан шәһ., Пушкин ур., 18, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге экспортер компанияләргә лидерлык буенча махсуслаштырылган тренинг уздырды
2014 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан «Сөйләшүләрдә лидерлык. Экспортер компанияләр өчен махсуслаштырылган тренинг» темасы буенча тренинг үткәрелде. Тренинг Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү программасы кысаларында оештырылды. Укытучы сыйфатында бизнес-коучларны әзерләү методикасы авторы һәм Идарә коучингы халыкара мәктәбе җитәкчесе Станислав Гринберг чыгыш ясады.
Лицензия алырга теләүче төсле һәм кара металл эшкәртүчеләр, саклаучылар һәм әзерләү эшләрен алып баручы юридик шәхесләр һәм аерым эшкуарлар игътибарына
Лицензиатның дистанцион мәктәбендә ундүртенче дәрес урнаштырылды: Лицензия таләпләре: җиһазлар (2нче өлеш).
Мидхәт Шаһиәхмәтов «Чистай» Индустриаль паркын үстерү советының беренче утырышында катнашты
2014 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге «Чистай» Индустриаль паркын үстерү советының беренче утырышында катнашты.
Совет утырышында паркны үстерү һәм резидентларны җәлеп итү буенча эш барышы турында хисап тикшерелде, шулай ук «Чистай» ИП белән идарә итүне оештыру схемасы һәм Советның алдагы чорга эш планы расланды. Утырыш барышында парк үсешенә кагылышлы проблемалар һәм аларны хәл итү юллары да каралды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз