Мидхәт Шаһиәхмәтов Казан шәһәрендә текстиль арендалау буенча җитештерү-логистика комплексын төзү проектын тормышка ашыру барышын проект җитәкчесе белән тикшерде

2014 елның 19 сентябре, җомга
2014 елның 17сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Коттон Вэй» ҖЧҖ (Cotton Way) һәм «Химград» Технополисы җитәкчелеге белән Казанда текстиль арендалау буенча җитештерү-логистика комплексы төзү проектын тормышка ашыру сорауларына багышланган киңәшмә уздырды. Проектның инициаторы булган Cotton Way компаниясе Россиядә текстиль эшләнмәләрен профессиональ эшкәртү (юу, химик чистарту, дезинфекцияләү) һәм арендалау хезмәте күрсәтү базарында лидер булып тора. Cotton Way бүген — ил буенча таралган 12 җитештерү һәм 30 склад комплексы ул. Компания миллионлы шәһәрләрнең күпчелегендә бар, шул исәптән Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда, Түбән Новгородта, Новосибирскида, Омскида һәм Сочида. Хезмәткәрләр штаты 2000нән артык кешене тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International