«Яр Чаллы шәһәре бизнес-инкубаторы» ДБУ резидент статусы алуга бәйге игълан итте

2014 елның 19 сентябре, җомга
«Яр Чаллы шәһәре бизнес-инкубаторы» ДБУ кече эшкуарлык субъектлары арасында инкубатор резиденты статусын алу хокукына бәйге игълан итте. Бәйге 21 кв. метрдан 41 кв. метргача мәйданга ия 10 офис бүлмәсенә үткәреләчәк. Сайлап алу өчен гаризалар 2014 елның 30 октябренә кадәр кабул ителәләр. Бәйгедә катнашучыларга карата куелган төп таләпләр – бизнес-планның булуы, эшчәнлек төренең бизнес-инкубатор юнәлешенә туры килүе, эшчәнлек алып бару срогының 1 елдан да артык булмавы. Кече эшкуарлык субъектларын бизнес-инкубаторга кертүнең максималь вакыты өч елны тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International