Мидхәт Шаһиәхмәтов Халыкара сәүдә үзәге вәкилләре белән очрашты

2014 елның 19 сентябре, җомга

2014 елның 17-18 сентябре көннәрендә Халыкара сәүдә үзәге (ХСҮ) вәкилләре Татарстан Республикасында экспортка ярдәм итү буенча төбәк стратегиясен эшләүне тикшерү максатында Казанга килделәр. Делегация составына Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Елена Бутримова һәм проектлар координаторы Армен Заргарян кергән иде.


2014 елның 18 сентябрендә ХСҮ вәкилләренең Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белән эшлекле очрашуы узды. Очрашу башында Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада гомуми тышкы икътисадый вазгыять турында сөйләде, чыгышында Татарстанда республика җитештерүчеләре продукциясен алга этәрү мәсьәләләренә зур игътибар күрсәтелүен билгеләп үтте, шуңа күрә ХСҮ тәкъдимнәре бик вакытлы һәм республика өчен кызыклы. Ул шулай ук үзәк тарафыннан тәкъдим ителә торган методик алымнарның Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясен эшләүдә кулланыла торганнар белән охшашлыгына басым ясады, шуңа бәйле рәвештә аерым эш юнәлешләре буенча Стратегияне эшләүчеләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карарга күрсәтмә бирде. Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасында экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүне координацияләү үзәге линиясе буенча хезмәттәшлек итү аралашуның перспективалы юнәлеше була алуын аерым билгеләп үтте. «Безнең өчен Сезнең базарны яхшы белүегез, практик яктан Сезнең өчен мәгълүмат базаларының, халыкара статистика мәгълүматларының ачык булуы мөһим – безнең предприятиеләргә, үзләренең көндәшлекле өстенлекләрен исәпкә алып, чит ил базарларына үтеп керергә ярдәм итү өчен», – диле Мидхәт Шаһиәхмәтов, ХСҮ вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International