Россия Финанслар министрлыгы тарафыннан эшләнгән федераль закон проектының җайлау йогынтысына бәя бирү үткәрелә

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында («Аудиторлык эшчәнлеге турында» 2008 елның 30 декабрендәге 307-ФЗ номерлы Федераль законның 5 маддәсенең 3 өлешендә күрсәтелгән оешмаларның бухгалтер (финанс) исәп-хисапларына мәҗбүри аудит үткәрә торган аудиторлык оешмалары эшчәнлеге сыйфатына тышкы контрольне камилләштерү өлешендә)» федераль закон проектына карата җайлау йогынтысын бәяләүне уздыру үтенече белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итте.
Бизнес-берләшмә вәкилләрен тәкъдим ителгән норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сылтама буенча танышырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International