Башкарма хакимиятнең территориаль органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә гражданнар тарафыннан бәя биргәндә исәпкә алына торган дәүләт хезмәтләре исемлеге расланды

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Административ реформа үткәрү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышының 2014 елның 9 сентябрендәге 140нчы беркетмәсе белән башкарма хакимият федераль органнарының (аларның структур подразделениеләренең) территориаль органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә гражданнар тарафыннан бәя биргәндә исәпкә алына торган дәүләт хезмәтләре исемлеге расланды. Исемлеккә Росреестр, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Федераль миграция хезмәте, Федераль салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәт күрсәтүләр кергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International