«2014-2020 елларга Татарстан Республикасының химик һәм биологик куркынычсызлыгы системасы» дәүләт программасы расланды

2014 елның 26 сентябре, җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 24 сентябрендәге 672нче Карары белән «2014-2020 елларга Татарстан Республикасының химик һәм биологик куркынычсызлыгы системасы» дәүләт программасы расланды.
Программаның максаты – куркыныч химик һәм биологик факторларның Татарстан Республикасы халкына һәм территориясенә тәэсире ихтималлылыгын яраклы дәрәҗәгә кадәр киметү.
Программаны финанслауның гомуми күләме 11 072 490,0 мең сумны тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International