Сәнәгать предприятиеләре игътибарына! 2015 елның 24-26 мартында Санкт-Петербург шәһәрендә Петербург техник ярминкәсе кысаларында Халыкара фәнни казанышлар күргәзмәсе оештырылачак.
«Елның иң яхшы инновацияле проекты һәм иң яхшы фәнни-техник эшләнмәсе» бәйгесе күргәзмәнең мөһим чарасы булып тора.
Тутырылган гаризалар бәйге комиссиясенә 2015 елның 1 мартына кадәр тапшырылырга тиеш.
Бәйгене үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Петербург техник ярминкәсе сайтында танышырга була: www.ptfair.ru.