Моношәһәрләргә ярдәм итәр өчен федераль дәрәҗәдә махсус фонд төзеләчәк

2014 елның 27 сентябре, шимбә
2014 елның 25 сентябрендә Тышкы икътисадый банкның Күзәтчелек советы утырышында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россиядә Моношәһәрләрне үстерү фонды төзелүе турында хәбәр итте.
Фондның максаты – транспорт һәм коммуналь инфраструктура өлкәсенә караган проектларны финанслау һәм инвесторларны җәлеп итү.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан агымдагы елның июлендә расланган моношәһәрләр исемлегенә 313 муниципаль берәмлек кертелгән. Шул ук вакытта 75 моношәһәрдә – алар арасында Татарстан Республикасының Яшел Үзән һәм Кама Аланы шәһәрләре дә бар – аеруча катлаулы социаль-икътисадый вазгыять туган дип танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International