Россия Федерациясе Дәүләт Думасына монополиягә каршы төзәтмәләр пакетының дүртенчесе кертелде

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 12 сентябрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына монополиягә каршы законнарга төзәтмәләр проекты кертелде. Анда бизнеска административ йөкләнешне киметү буенча кайбер чаралар каралган. Аерым алганда, өлеше 35%тан артмаган компанияне өстенлекле дип танудан баш тарту тәкъдим ителә. Товар базарында 35%тан югарырак өлеш биләгән затлар реестрын алып барудан баш тарту планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International