Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарлардан 2015 елга күргәзмә-ярминкә чараларында һәм бизнес-миссияләрдә катнашу өчен гаризалар кабул итә

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге 2015 елга чит илләрдә һәм Россия Федерациясе территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында, шулай ук бизнес-миссияләрдә катнашу өчен гаризалар кабул итә.
Чаралар исемлеге эшкуарларның ихтыяҗларыннан һәм теләкләреннән чыгып төзеләчәк. 


Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта предприятиеләрнең югарыда аталган чараларны оештыруга бәйле чыгымнарының бер өлешен (күргәзмә мәйданын арендалау, теркәү кертеме, Татарстан Республикасының бердәм стендын ясау чыгымнарын) финанслый.


Сорауларыгыз булса, Экспортка ярдәм итү үзәгенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итүегез сорала: 8(843) 223-06-74.
Күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу теләкләрен tatexport@yandex.ru  электрон адресы буенча 2014 елның 17 октябренә кадәр юллый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International