2014–2016 елларга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык үсешенең юл картасын мониторинглау кысаларында ай саен проект сессияләре уздырылачак

2014 елның 27 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге 2014–2016 елларга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык үсешенең юл картасын мониторинглау кысаларында ай саен уздырыла торган проект сессияләре циклын башлап җибәрә.
2014 елның 26 сентябрендә «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының кадрлар потенциалы үсеше» темасына беренче проект сессиясе узды. Әлеге проект сессиясенең максаты – ихтыяҗ булган төп белем өлкәләре буенча нәтиҗәле чаралар эшләүне тәэмин итү.
Чираттагы проект сессиясе 2014 елның октябрендә уздырылачак. Теләге булганнарны анда катнашырга чакырабыз.
Барлык сораулар буенча проект сессияләре координаторы Азиз Илфарович Ибраһимовка 8937611604 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International