Россия Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы проектына җайлау йогынтысын бәяләү үткәрелә

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Корпоратив идарә департаментыннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «Кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча бәхәсләрне тикшерү комиссиясе сотавына кергән эшкуарлык җәмәгатьчелеге, бәя куючыларның үзҗайлашлы оешмалары вәкилләренә карата таләпләрне, әлеге комиссияне төзү һәм эшләтү тәртибен, комиссия кабул итә торган документлар формаларын раслау турында»гы боерыгы проекты буенча ачык фикер алышуларны үткәрү буенча мөрәҗәгать килде.


Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сылтама буенча танышырга һәм үз тәкъдим-фикерләрен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон почта адресы буенча юллауларын сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International