2014 елның 20 октябреннән 20 ноябренә кадәр Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары резидентларына субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү максатында, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу бәйгесендә катнашу өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан гаризалар җыю турында игълан ителә.
Гаризалар Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге тарафыннан Казан шәһ., Мәскәү ур., 55, кабинет 125 адресы буенча, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенең территориаль вәкиллекләрендә кабул ителә.