ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2014 ел
шимбә

17. 10.2014 Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы буенча белем бирү семинары уза. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәмТатарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнаштылар.

Чара видеоконференцэлемтә форматында Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән көн дәвамында үткәрелә.


17
октябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 16 октябрендә 14.00 сәгатьтә Казан шәһ., Чернышевский ур., 33, оф.15 адресы буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы конференц-залында Гарантия фондының җаваплылыкны йөкләү программасы буенча хезмәттәшлек итү турында килешү имзалау өчен банкларны сайлап алу буенча ачык бәйгедә катнашуга тапшырылган гариза конвертларын ачтылар.
«Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкурлык субъектларының җиһаз лизингы килешүе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (авансны) түләүгә киткән чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында, субсидия формасында дәүләт ярдәме бирү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу бәйгесенең икенче этабына уздырылган гаризалар исемлеге басылды.
2014 елның 11 октябреннән 14 октябренә кадәр Татарстан Республикасында яшьләр эшкуарлыгын үстерүгә ярдәм чараларын оештыру кысаларында республиканың 4 муниципаль районында «Бизнеска атлыйбыз» дип аталган зона конференцияләре узды: 11 октябрьдә – Түбән Кама шәһәрендә, 12 октябрьдә – Бөгелмәдә, 13 октябрьдә – Чистай шәһәрендә һәм 14 октябрьдә – Байлар Сабасында.
Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм итү фондының (www.fasie.ru) «Коммерцияләштерү» бәйгесендә Татарстан Республикасы эшкуарларын катнаштыруга ярдәм итү чараларын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Инновацияле проект белән идарә итү» дип аталган бушлай семинар оештырылды.
2014 елның 13-14 ноябре көннәрендә Мәскәүдә «Киләчәкнең акыллы шәһәре-2014» III Федераль форумы узачак. Аны, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Мәскәү шәһәре Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаменты, Мәскәү шәһәре Инновацияле үсеш үзәге ярдәме белән, «Россия бүген» халыкара мәгълүмат агентлыгы оештыра.
Форум программасы кысаларында «Акыллы шәһәр» проекты гамәлдә булган Көнбатыш илләре, «Акыллы шәһәр» проектын эшләтеп җибәрә торган Россия төбәкләре белән телекүперләр оештыру; әйдәп баручы чит илләрнең һәм Россия төбәкләренең city-менеджерлары белән интервьюлар һәм мастер класс сессияләре үткәрү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 11 октябрендәге 753нче Карары белән «2014–2016 елларга Татарстан Республикасы дәүләт финанслары белән идарә итү» программасының тормышка ашырылу вакыты 2020 елга кадәр озайтылды
Программаның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт финанслары белән нәтиҗәле идарә итү.
2014 елның 16 октябрендә Мәскәү шәһәрендә Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршында моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышы узды. Утырышны эшче төркем җитәкчесе, Тышкы икътисадый банк рәисе урынбасары Ирина Макиева алып барды.
Видеоконференция режимында утырышта Россия төбәкләре вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан Икътисад министрлыгының Территориаль үсеш идарәсе башлыгы Марат Гайнуллин катнашты.
Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны әзерләүне оештыру буенча федераль ресурс үзәге тарафыннан Идарәче кадрларны әзерләү программасын тыңлаучылар исемлеге расланды.
2014/2015 уку елына Татарстан Республикасыннан 168 кеше кабул ителде.
Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тәмамлау анда катнашучыларга киләчәктә хезмәт баскычын уңышлы үтәргә ярдәм итә. Программаның нәтиҗәлелеге турында аны тыңлаучыларның карьера үсеше дә дәлилли: 67%ы вазыйфасында үскән, 70%ы үз проектын уңышлы итеп тормышка ашырган, ә алынган белем һәм күнекмәләр аларга һөнәри яктан үсәргә ярдәм иткән, 12%ы үз бизнесын ачкан.

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Cotton Way» (Коттон Вэй) компаниясе һәм «Химград» Технополисы җитәкчелеге белән Казан шәһәрендә текстиль арендасы буенча җитештерү-логистика комплексы төзү проектын гамәлгә ашыру барышы буенча фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International