Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрне контрольдә тота

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисадый чаралар куллану турында» Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 6 августындагы 560нчы Указын гамәлгә ашыру буенча чаралар турында» 2014 елның 7 августындагы 778нче Карарын башкару кысаларында Монополиягә каршы федераль хезмәт (Россия МКФХ) авыл хуҗалыгы продукциясен, чимал һәм азык-төлек җитештерүчеләр һәм импортерлар, аларның һөнәри берләшмәләре белән тыгыз мәгълүмати хезмәттәшлекне гамәлгә ашырырга ниятли.


Товар базарларында бәяләрне контрольдә тоту максатында Россия МКФХ предприятиеләргә үтенеч белән мөрәҗәгать итә: авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр тарафыннан чималга куелган күмәртәләп сату-җибәрү бәяләре шактый күтәрелгән очракта, шулай ук чималны эшкәртүчеләр тарафыннан җитештерелгән продукциягә бәяләрнең күпкә артуы күзәтелгәндә ведомствога булган мәгълүматларны җиткерергә. Мондый мәгълүматны җыю өчен Россия МКФХ һәм аның территориаль органнары сайтларында «кайнар линияләр» ачылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International