Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең электрон каталогын эшләү буенча фикер алыштылар

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 15 октябрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең электрон каталогын эшләү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә кысаларында товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең федераль каталогын төзү, каталоглар төзү буенча Россиядәге һәм чит илләрдәге тәҗрибә мәсьәләләре каралды, шулай ук Техник җайлау һәм метрология буенча федераль хезмәт тәкъдим-киңәшләре исәпкә алынган электрон каталогны формалаштыру буенча эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәрне эшләү буенча фикер алышынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International